Ютазы районында җитәкчелек алышынды
Бүген, 2019 елның 19 сентябрендә, район мәдәният йортында Ютазы район советының чираттан тыш утырышы узды. Чара эшендә алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов, Ютазы районы советы депутатлары, җитәкчеләр һәм җәмәгатьчеләр катнашты.